четверг, 5 ноября 2015 г.

Г.Тукай тормыш юлы һәм иҗаты
Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губерниясе, Мәңгәр волосте) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы башлана.
Бераз соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый: әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан, әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.
Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...
Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул ал­тынчы гаиләгә күчә.
Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.
Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
««Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».»
Шулай Тукайның авыр, хәсрәтле балачак чоры тәмамлана. Ул Җаекка юнәлә.

Уральск чоры

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчьеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов. Бу вакытта Уральск шәһәрендә өч мәдрәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гайния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өендә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урынына эчә»...

1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.
Революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографиягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск боль­шевиклары бу типографияне революцион листовкалар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 19051907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тәнкыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла.
Җаек — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әл-гасрел җәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрел җәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай. Кыска­сы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде КазандаОренбургтаПетербургта яхшы беләләр.
Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып күренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Казан чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә.
Ул Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, русгарәпфарсытөрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.
1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих ӘмирханХөсәен ЯмашевКәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, С.Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
Шул чорда Тукай белән Фатих Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган. Фатих ӘмирханГалиәсгар Камал ерак Җаектан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр...
Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган Каюм Насыйри, С.Рахманколый, Таиб Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган. Галиәсгар КамалФатих ӘмирханГафур Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничәгазета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Казанга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмосферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.
«Ялт-йолт»
Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрыкъ клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:
«Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,
дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
»
Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.
Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.
Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, УфадаПетербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге – айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күлеянындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.
«Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
»

Соңгы көннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай хастаханәдә, 1913 ел
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.
Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһ Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. Бу — шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.
Тукай Клячкин хастаханәсенә кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул «Амур»дагы күршесе Фатих Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа:
– Тиз терелеп чык, тиз күрешик! – дигәч, Тукай:
Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, – ди...
Габдулла Тукай кабере
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакла­рыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, бер­ничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла...
Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 елдашагыйрь болай язган була:
«Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада

воскресенье, 25 октября 2015 г.

Г.Тукайның шигырьләре
ТУГАН ТЕЛ

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. 

Иң элек бу тел берлән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. 

И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. 

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: 
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! 



ПАР АТ

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; 
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. 

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; 
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. 

һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; 
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы. 

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; 
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм. 

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, 
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. 

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; 
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. 

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; 
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин. 

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, 
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын! 

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; 
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим. 

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? 
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем! 

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору; 
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору. 

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; 
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем. 

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: 
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан». 

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна: 
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!» 

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; 
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! 

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; 
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. 

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; 
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... 



ТЕАТР

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, 
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. 

Театр —яктылыкка, нурга илтә, 
Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 

Театр көлдерәдер, уйнатадыр, 
Тагы үткән гомерне уйлатадыр. 

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең 
Көләрлек булса, булмаса — еларсың. 

Күрерсең тормышың нинди: җитешме? 
Җитеш булмаса, кай җире җитешми? 

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,— 
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең. 

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; 
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң. 

Тигез күрә бөтен җанны театр: 
Кирәк кол бул, кирәксә император. 

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул; 
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. 

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, 
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. 

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә; 
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, 

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч, 
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч. 

Тәкмил итү—камилләштерү. 
Тәхсил иту — алу. 
Гали — олы. 
Дарел-голүм — белем йорты. 
Дарел-әдәп— әдәп йорты. 
һиммәт — тырышлык. 
Мөддәте тулганда — вакыты җитеп. 




КИТМИБЕЗ! 

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: 
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит!—диләр. 

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: 
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. 

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре; 
Камчылар—шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре! 

Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер; 
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! 

Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик? 
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик? 

Без күчәрбез, иң элек күчсен безем Әмсарыбыз, 
һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз. 

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; 
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә жәл). 

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия! 
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!* 

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада: 
— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!** 

Тәклиф иттеләр — көчләделәр. 
Сәкарьгә — тәмугка. 
Әмсарымыз—шәһәрләребез. 
Әгъсарымыз—гасырлар буенча үткән елларыбыз. 
*Ру сияһ—кара йөз димәктер (фарсыча). (Г. Тукай искәрмәсе.) 
**Сезгә яхшырак булса, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр. 
Гыйззе вә җәл—кодрәтле һәм шанлы. 




ШҮРӘЛЕ

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; 
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. 
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем; 
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. 
Ул авылның,— һич онытмыйм,—һәр ягы урман иде; 
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. 
Зурмы?—дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; 
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. 
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; 
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява. 
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; 
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. 
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; 
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. 
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. 
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр; 
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр. 
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
¬ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп. 
Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары; 
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. 
Монда бульварлар, клуб һәм тансавальня, цирк та шул; 
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул. 
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби; 
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби. 
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре. 
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе: 
Аһ!—дисең, без ник болай соң? без дә хакның бәндәсе. 

Гонҗә—ачылып җитмәгән чәчәк. 
Садаи хуш —ягымлы тавыш. 
Нам— исем. 
Сауләт — батырлык. 


Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар; 
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар. 
Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши; 
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше. 
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр; 
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр, 
Һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул; 
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул! 



МӘХӘББӘТ

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; 
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. 

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган? 
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкинеңме — кайсысы? 

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк — 
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы. 

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре,—әйтсәгез лә, энҗедән ким кай төше? 

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру, 
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы. 

һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин, 
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы. 

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! — 
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? 

Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм; 
Кайда Фәрһад1 берлә Мәҗнүн2—мин аларның таңчысы! 

Шигъре — шигырен. 
Парә-парә — кисәк-кисәк, телем-телем. 
Гашыйкый — гашыйкны. 
Анчак — тик, бары. 
Барча әхрары мәхәббәт — иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы. 
Зан итәм— уйлыйм. 




КИТАП

һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, 
Үз-үземне күрелмичә, рухым төшсә, 
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; 

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь,— 

Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам; 
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, 
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. 

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем 
Була минем юл күрсәткүче йолдызым; 
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, 
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем. 

Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта, 
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; 
Ышанычым арта минем үз-үземә, 
Өмид берлән карый башлыйм булачакка. 



ТУГАН АВЫЛ

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным, төнем белән. 

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръан аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдие1, 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. 

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер—кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. 



БӘЙРӘМ БҮГЕН

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. 
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; 
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! 

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын: 
«Ул киенгәндер»,— дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын: 
«Ислемай сөрткән икән дөнья!»—дидем: бәйрәм бүген! 

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән: 
«Күңле нечкәргән!»—дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: 
Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; 
Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» 



АНА ДОГАСЫ

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, 
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып. 

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган 
Халык йоклый—каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. 

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; 
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. 

Әнә шул өй эчендә ястүеннән1 соңра бер карчык 
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; 

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын: 
«Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!» 

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; 
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас? 

Уйку—йокы. 
Кырьенда — кырыенда. 
Яд итә—исенә төшерә. 
Булсайде — булса иде. 




АЙ ҺӘМ КОЯШ

һималая тау өстендә алтын бишек, 
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп; 
Җил төн буе йоклаганын саклап тора, 
Тирбәтә һәм өстен, башын каплап тора. 

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә , 
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; 
Исә-исә бөтен дөнья буе китә: 
«Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!» 

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай, 
Анда кереп йоклый инде энесе Ай; 
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, 
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. 

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә 
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә; 
Кояш һәм Ай—ике туган агай-эне — 
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләтә. 

Уяндисә — уянды исе. 
Мәгърибкәчә—кояш баткангача. 




ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ

Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: 
Аңламак', белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән

Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары. 
Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм: 

Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. 
Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, 

Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары. 
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары. 

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, 
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. 

Йөрмәсен бөгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,— 
Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! 

Дикъкатә лаек — искә алырга лаек. 
Тәрәккый — прогресс. 
һәрдәм—һәрвакыт. 
Гаувас — чумып энҗе-мәрҗән эзләүче. 
Касд--теләк, омтылыш. 
Фәхерле — мактанычлы. 




МӘХБҮС
(Пушкиннән) 

Утырам мин тимер читлек эчендә, 
Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә; 

Караңгыда, каты җирдә, юештә, 
һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә. 

Күренде бервакытта бер яңа эш: 
Ирек-иркендә үскән яшь каракош

Тәрәзәм алдына килде дә кунды, 
Чукырга канлы калҗасын тотынды. 

Шуны ул бер чукый, тагын да ташлый, 
Очар төсле, канатын селкә башлый; 

Чукый, йолка, вәләкин анда-санда 
Карап-карап куя миңа табан да. 

Бу моңлы иптәшемнең күз карашы, 
Тагын да әллә нинди ят садасы. 

Дигән төсле була: «Мондин күчик без, 
Канатлан син дә, сахрага очыйк без! 

Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә, 
Бөрадәр! Тиз китик без шунда, кайда

Җәелгән ямь-яшел кырлар, болыннар; 
Тавышсыз, тынсыз, аулак һәр урыннар. 

Вә шунда, кайда диңгезләр төтен күк 
Булып күренәдер күзләргә, күм-күк. 

Болытлар сәйритә анда, алара, 
Алар артында зур таулар агарга. 

Вә шунда, кайда аулак, җил дә мин тик, 
Йөрербез бергә-бергә син дә мин тик».

Мәхбүс — тоткын. 
Сада—тавыш, аваз. 
Бөрадәр — туган. 
Сәйритә (сәер итә)—күчеп йөри.